Юлбатская сельская библиотека - филиал № 26

“Ак калфак” Йолалар

7 февраль көнне Юлбат авылында борыңгыдан килгән кич утыру йоласы күрсәтелде.Авылыбызның уңган хатын кызлары кич утырырга кул эшләре белән килгәннәр иде.Кич утыруда йолалар, яшьлектә җырланган җырлар , матур уеннар искә төшерелде. Хөрмәткә лаеклы өлкәнебез Халикова Мәрзия апа хәтирәләр белән таныштырды.Чара мәкалләр, табышмаклар, такмаклар әйтү белән үрелеп барды.Юлбат авылы хатын кызларының кул эшләре һәм китап күргәзмәсе дә оештырылды.Чараның төп максаты йолаларны, гореф - гадәтләрне киләчәк буынга җиткерү иде. Чарабызда кунаклар - Саба ҮКСы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы, методист Шакирҗанова Илсөяр Илдус кызы,библиограф Шамилова Альбина Ринат кызы да катнашты

7 февраля работники Юлбатской сельской библиотеки и сельского дома культуры организовали мероприятие  «Кич утыру». Участники вечера так же принесли свои рукоделия. Основная цель мероприятия - донести до подрастающего поколения обычаи и традиции. На мероприятии присутствовали директор МБУ Сабинской ЦБС Билалова  Лейсан Ракиповна, методист Шакирзянова Илсеяр  Илдусовна, библиограф Шамилова Альбина Ринатовна.