Юлбатская сельская библиотека - филиал № 26

”Халкыбызның күңел бизәкләре”

17 гыйнвар көнне Саба районы Тенеки авылында Ак калфак оешмасының яңа җирле бүлекчәсе оешты.Китапханәче авыл халкына оешма,аның максатлары һәм эшчәнлеге турында сөйләде,күргәзмә белән таныштырды.Күрше Юлбат авылыннан килгән ак калфаклы ханымнар элеге оешманыңберенче кунаклары булдылар.Алар күршеләрен бөтен уңайлыклары булган яңа мәдәният йортлы булулары белән котладылар,калфак чигү серләренә өйрәттеләр.”Халкыбызның күңел бизәкләре”дигән чарада яшьлектә җырланган җырлар,матур уеннар искә төшерелде,хәтирәләр барланды.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.Күңелләре сафланып,очрашу шатлыгыннан яшәреп калган өлкәннәребез бәйрәмне оештыручыларга тирән рәхмәтләрен җиткерделәр,эшләрендә уңышлар теләделәр.Авыл халкы гозерен үтәп,мәдәният йортлы иткән  Саба муниципаль  районы башлыгы Рәис миннихановка бик күп эчкерсез рәхмәт сүзләре яңгырады әлеге очрашуда.