Юлбатская сельская библиотека - филиал № 26

Осталык дәресе"Май канаты"

20 декабрь көнне Юлбат авыл китапханәсендә мәдәният йорты, “Ак калфак ”кызлары белән берлектә “Май канаты” ясау йоласы – осталык дәресе үткәрелде. Элек – электән хуҗабикәләр әлеге җайланманы көндәлек тормышта бик оста кулланганнар. Коймак, кыстыбый,  бәлеш, таба да майлаганнар.

     Безнең осталык дәресе дә борыңгы йолаларыбызны онытмау,көндәлек тормышта куллану максатыннан оештырылды. Күмәк эшебез бик күңелле, файдалы узды. Камыр ризыкларын майлар өчен уңайлы, йомшак, экологик яктан чиста май канатлары әзерләдек Чарабыз уен-көлке, матур җырлар белән үрелеп барды. Кичәбезне  каз маен май канаты белән майланган коймак белән чәй эчеп тәмамладык