беседа“Урок культуры”
“Укучының мәдәни көндәлеге” балаларны һәм аларның әти- әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру,укучыларны һәм олылырны рухи яктан баету максатын күздә тота. Шул уңайдан , 28 октябрь көнне Юлбат авыл китапханәсе мөдире мәдәният йорты һәм мәктәп китапханәсе белән берлектә, беренче сыйныф укучыларының әти- әниләре өчен “Укучысының мәдәни көндәлеге" тапшыру проекты кысаларында “Мәдәни дәрес” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Китапханәче әти – әниләргә “Укучының мәдәни көндәлеген” ничек эшләп бару кагыйдәләре турында сөйләде һәм “Укучының мәдәни көндәлеге” сайтына теркәлеп,конкурсларда катнашырга киңәш итте.