Юлбатская сельская библиотека - филиал № 26

туристический маршрут "Ямьле Саба"

21 августа работники Юлбатского СДК, сельской библиотеки и Тнекеевского СК в рамках  проекта “Ямьле Саба” и в честь 100-летия ТАССР,  образования 90 летия Сабинского района, организовали для детей туристическую экскурсию по селу " Тенеки талантлары". Маршрут изначально начинался в здании сельского клуба. Детей ознакомили с  краткой историей деревни, целью маршрута. Следующей остановкой стала мечеть «Ихлас», расположенная в центре деревни. Имам - хатиб деревни дал детям свои наставления.  Показали ребятам дом, где жил афганец Ильгизар Харисов, который погиб в Афганистане. Побывали на том  месте, где раньше стоял родной дом писателя  Магсума Хузина. Были в гостях у Шамсутдиновой Васили, Заслуженного механизатора РТ. Она рассказала ребятам о труде тех лет и удовольствиях современной жизни.

21 август көнне "Ямьле Саба" проекты кысаларында, Юлбат авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре Тенеки авылында , авыл клубы мөдире белән балаларга " Тенеки талантлары" дип исемләнгән туристик маршрут оештырдылар. Сәяхәтебез клуб янында авыл тарихы, исеме,  күренекле шәхесләрне барлаудан башланды." Тенеки талантлары" - китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. “Ихлас” мәчетендә имамыбыз бик эчтәлекле вәгазь сөйләде. Районыбыз яшьтәше булган Рахимова Мөнәварә әбинең хәлен белеп,күчтәнәч бирдек. Әфганстан җирендә  һәлак булган Илгизәр Харисов нигезендә булып, истәлекләр барладык.Сәяхәтебез барышында  М.Хуҗин, Шәехзадә Бабичның нәселе Тенекидә булуы турында таныштырып, М.Хуҗинның төп нигезе урынында булдык. 41 ел тракторда эшләп,  актив яшәү рәвеше алып баручы республикабызның Атказанган механизаторы Шәмсетдинова Вәсилә апаларда тукталдык. Апабыз хезмәт юлы,1996,2006 елларда трактор белән бүләкләнүе, 2020 елда билгеләп үтелүче истәлекле  даталарга багышлап эшләгән кул эшләре белән таныштырды.Сәяхәтебез Вәсилә апаның  чәйләрен эчеп, Саба ягының данын еракларга җиткергән көмешчеләр авылының бай тарихына сокланып тәмамланды.