Сатышевская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-20/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422070, РТ. Сабинский район, с.Сатышево, ул.Советская, д.24

"Әдәби кунакханә"

Сатыш авылы китапханәсендә "Ак калфак" түгәрәгенә йөрүче ханымнар белән "Әдәби кунакханә" уздырылды.  Кунакханәбезгә халык үз итеп, яратып өлгергән якташ-язучыбыз Гөлсинә Галимуллина чакырылды. Шулай ук, яңа гына басылып чыккан "Кайнар диңгез юлы" әсәрнең прототибы Кәмәрия Марданова да катнашты.

Хатын-кызлар язылаган әсәрләр турында чын күңелдән үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Кәмәрия ханым сәламәт яшәү серләре турында сөйләде. Кичәдәге һәрбер катнашучы үзенә бер яңалык өстәде, кызыксынды.