"Сабантуй сөлгесе"
Сатыш авылы китапханәсендә "Ак калфак" клубының чираттагы утырышы узды.Очрашу барышында, хөрмәтле хатын-кызларыбыз "Сабантуй сөлгесе" конкурсына ныклы әзерлекләрен күрсәттеләр. Уңайлы сөлге чигү серләре белән уртаклаштылар. Һәммәсенең дә кул эшләре осталары икәнлеге ачылды, берсе дә читтә калмады.