Нәүрүз
23нче март көнне Сатыш авылы мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр. Бәйрәм кыш бабай чыгышы, җырлар, уеннар белән үрелеп барды. Килгән кунаклар тәмле ризыклар белән сыйландылар. Балалар төрле уеннарда бик актив катнаштылар.