Хуш киләсез, кошкайлар”
Сатыш авылы китапханәсендә “Китап сөючеләр” берләшмәсе тарафыннан “Хуш киләсез, кошкайлар” дип исемләнгән викторина узды. Уен барышында балалар әкияттән сәхнәләштерелгән өзек карадылар,авторның,әкиятнең исемен әйттеләр.Ике команда да кош исемнәрен, табышмакларга җавапны әйтүдә, җөмләне дәвам итүдә,командирлар ярышында да сынатмадылар. Бу уенда укучылар кошлар турында тагында күбрәк магълүмат тупладылар. Безнең нәни дусларыбызга карата ихтибарларын арттырдылар.Ринат Нуруллин, Бари Рәхмәт, Йолдыз, Рафис Корбанның кошлар турында язган шигырьләренә аеруча әһәмият бирелде.