"Җәйге китапханәдә"- литературный час
«Җәйге китапханә -2023» проекты кысаларында, 29 июнь көнне Сатыш авыл китапханәчесе балалар белән «Җәйге китапханәдә» дигән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче балаларны шагыйрә Резеда Вәлиеваның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар сорауларга җаваплар эзләделәр һәм махсус дәфтәрләргә яза бардылар.