"Әйләнә- тирә дөнья - без ул"- экологический урок
1 ноябрь көнне Сатыш авыл китапханәсендә “Әйләнә- тирә дөнья-без ул ” дигән темага экологик сәгать үткәрелде. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының өлкән белгече Билалов Ришат Мидехәт улы катнашты. Ришат Мидехәт улы балаларны “экология” төшенчәсе белән таныштырды. Әйләнә- тирә мөхитне, сулыкларны саклауда балаларның ничек өлеш кертә алуы турында сөйләде. Балалар экология кагыйдәләре белән танышып, кешенең табигатьтән, һавадан, судан башка яши алмавын, шуңа күрә аларга карата сакчыл булырга кирәклеген аңладылар. Чара ахырында Билалаов Р.М. улы балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.