"Ә син китап сайлый беләсеңме?"- выставка книг
В мире написано великолепное множество книг, они дарят нам радость, делают счастливыми, главное найти свою книгу. 11 сентября в Сатышевской сельской библиотеке была организована книжная выставка с самыми известными популярными произведениями, были представлены детские журналы. Так же читатели познакомились с разделами книг и порядком их расстановки. Научились выбирать нужную книгу.
Дөньяда төрледән- төрле китаплар иҗат ителә. Алар безне шатландыралар, борчылдыралар, бәхетле дә итәләр. Ә иң мөһиме синең күңелеңә ятышлы китапны сайлый белү. 11 нче сентябрьдә Сатыш авыл китапханәсендә «Син китап сайлый беләсеңме?» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда күп төрле китаплар һәм балалар өчен журналлар урын алды. Китап укучылар китап бүлекләре, аларны урнаштыру тәртибе белән таныштылар. Үзеңә кирәкле китапны табарга өйрәнделәр.