"Саф сулы- ямьле Саба" экологик проект
7 нче сентябрь көнне Сатыш авылы китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәдрәсә- музей хезмәткәрләре “Саф сулы- ямьле Саба” экологик проектының Сатыш авыл җирлегендәге чираттагы маршрутын уздырдылар. Бәйрәм “Челтери ” чишмәсе янында узды. Беренче өлештә авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф. авыл тарихы, чишмә, елгалар тарихы белән таныштырды. Икенче өлештә балалар тарафыннан яратып уйнала торган “Ал кирәк, гөл кирәк”, “Гөлбану” уеннары күрсәтелде. “Ак калфак” әдәби берләшмәсенә йөрүчеләр бәйрәмне үзләренең матур җырлары, күңелле уеннары белән ямьләндерде. “Назалы”, “Биш парлы”, “Шырпылы” уеннары уйналды. Татар халкында туйлрның иң матур күренеше булган- “Килен төшерү” йоласы күрсәтелде. Бәйрәм чарасын йомгаклап, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үзенең теләк- фикерләрен җиткерде.
7 сентября в рамках экологического проекта «Саф сулы ямьле Саба », заведующая Сатыщевской сельской библиотеки совместно с сотрудниками СДК и музея- медресе провели праздник «Саф сулы чишмәләрем». Праздничное мероприятие прошло около родника «Челтери» . В первой части познакомились с историей села и родников. Во второй части посмотрели эпизод татарской народной традиции “Килен төшерү”. Играли народные игры “Назалы”, “Биш парлы”, “Шырпылы”. Праздник зкончился чаепитием.