"Авылым тарихы"
13нче июль көнне Сатыш авыл китапханәчесе "Авылым тарихы" дип исемләнгән экскурсия оештырды. Чара барышында Сатыш авылы тарихын тасвирлаган китап белән таныштырды. Авыл мәчете, музей мәдрэсә тарихы, авыл урамнары, күренекле шәхесләр, авылның бүгенгесе көндә яшәеше турында сөйләде. Балалар үзләренең кызыксындырган сорауларына жаваплар таптылар. Авылның зурлыгына, киңлегенә, матурлыгына Саба тавына менеп хозурландылар. Авылыбыз искиткеч бай табигатьле булуына нык шатландылар.