Сатышевская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-20/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422070, РТ. Сабинский район, с.Сатышево, ул.Советская, д.24

“Ач шигърият серләреңне”

10 нчы июль көнне Сатыш авылы китапханәсе янында “Ач шигърият серләреңне” дип исемләнгән кичә узды. Балалар саф һавада татар язучыларының шигырьләрен бер-берсенә сәнгатьле итеп укыдылар. Чараның максаты-  шигырьләр укып, әйләнә-тирә дөнья белән күбрәк кызыксыну һәм үз хис-тойгыларыңны,  кешегә «жанлы» сөйләм ярдәмендә тапшыру мөмкинлеген тудырырга  өйрәнү. Шигырь укырга яратучы баланың фикер йөртү сәләте дә яхшыра, мәгълүмат ала. Балалар язучыларының иң яхшы китаплары белән таныштылар. Шулай ук,яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Флера Тарханова, Шәүкәт Галиев, Рөстәм Мингалим китаплары белән балалар аеруча кызыксындылар. Шигырьләргә карата ясалган иллюстрацияләрне игътибар белән карадылар, үз фикерләрен әйттеләр.