Ямьле Саба
19нчы июнь көнне Сатыш китапханәсе каршында оешкан “Ак калфак” түгәрәгенә йөрүче ханымнар белән ямьле Сабабызга сәяхәт иттек. Туган ягыбызның гүзәллегенә, байлыгына,киңлегенә, матурыгына горурланып йордек. Районыбызда балалар, өлкәннәр, урта буын кешеләре өчен ял итү урыннары барлык уңайлыклары белән булдырылган. Хәркем үзенең күңеленә хуш килгән шөгельне таба ала. Табигатьнең иң гүзәл почмагында яшәүебезгә тагын бер кат инанып кайттык