Шеморданская сельская детская библиотека - филиал № 2

Сугыш урлаган балачак

Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан һәм “Читаем детям о войне” акциясе кысаларында, 7нче май көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе белән берлектә Шәмәрдән лицееның 4а, 4в сыйныфлары өчен (сыйн.җит. Мустафина А.Э., Хуснутдинова Р.Р.) “Сугыш урлаган балачак” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрделәр. Китапханәчеләр Зарипова И.Х., Садыйкова Г.Х. сугышның башланган вакытларын искә алдылар, Саба районы һәм Шәмәрдәннең үзеннән күпме кеше киткәнен сөйләделәр, сугыш вакытында хатын-кыз һәм балалар җилкәсенә төшкән авырлыкларны әйтеп күрсәттеләр. Китапаханәче Мухаметзянова Л.Д. сугыш турында төрле видеоязмалар күрсәтте. Чарага сугыш чоры баласы, Шәмәрдәндә яшәүче Әхмәтгалиев Рафис Вәли улы килде. Ул балачак һәм үсмер вакытындагы истәлекләре белән уртаклашты, ачлык һәм якын кешеләрне югалту ачысы турында сөйләде. Шулай ук балаларны һәр көннең һәм якыннарның кадерен белеп яшәргә өндәде. Укучылар аны бик кызыксынып тыңладылар, сорауларын бирделәр. Чара барышында “Сугыш турында китаплар” дигән күргәзмә һәм “Бөек елларга баш иеп” дип исемләнгән электрон презентация күрсәтелде.