Шеморданская сельская детская библиотека - филиал № 2

Тукай - халыкның күңел көзгесе

Г. Тукай татар әдәбияты тарихына татар шигъриятенә нигез салган бөек шагыйрь буларак кереп калды. Кыска гына гомер кичерүенә карамастан, ул бик зур мирас калдырды һәм аның яртысын диярлек балалар өчен язылган шигырьләр, әкиятләр алып тора. Г. Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре аша туган телгә, туган якка карата мәхәббәт туа, алар балаларны хезмәткә өйрәтә, яхшы, гадел булырга өнди.

 17 апрель көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире Зарипова И. Х. "Теремок" балалар бакчасы белән берлектә “Тукай-халыкның күңел көзгесе” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, «Кызыклы шәкерт», «Бала белән күбәләк» дигән мультфильмнар карадылар.