Шеморданская сельская детская библиотека - филиал № 2

Саба китапханәсенә 100 яшь

Хөрмәтле китап сөюче дусларыбыз!

 

Саба үзәк китапханәсе үзенең 100 еллыгы уңаеннан

 ӘДӘБИ МАРАФОН игълан итә. Әдәби марафон

1 майдан башлап 1 октябрьгә кадәр дәвам  итә.

Катнашучылар татар китапларын укып, әлеге әсәрләрдән өземтәләрне социаль челтәрдәге

(инстаграм, вконтакте) битләрендә

#сабакитапханәсенә100яшь

#сабакитапханэсенэ100яшь

хэштегы белән уртаклашырга тиешләр.

Әлеге марафонның максаты - татар әдәбиятына игътибарны җәлеп итү, күренекле татар язучыларын, якташларыбызны һәм аларның әсәрләрен халыкка таныту.

Һәркемне марафонда катнашырга чакырабыз!