"Без тарихта эзлебез"
26 июнь көнне Саба районында "Без тарихта эзлебез" иҗади- эзләнү конференциясенең "Ут эчендә татар кызлары" юнәлеше буенча Идрисова Кадрия Рәесовна катнашында зур чара уздырылды. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" оешмасы, Татарстан язучылар берлеге белән бергә үткәрелүче әлеге конференциядә Балтач, Арча, Мамадыш, Зәй, Чистай, Балык Бистәсе районнарыннан да эшләр кабул ителде һәм 14 чыгыш тыңланды.