Шеморданская сельская детская библиотека - филиал № 2

“Сандугач керде күңелгә”

24 июнь көнне Шәмәрдән китапханәсендә «Авыл яши» проекты кысаларыныда “Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен “Сандугач керде күңелгә” исеме астында шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановны искә алу кичәсе булып узды. Очрашуга аның тормыш иптәше Лениза ханым Хаевна да килгән иде. Кичә барышында шагыйрьнең биографиясен, иҗат тормышын, шигырьләрен искә алдык. Аның шигырьләренә язылган җырлар тыңланылды. Ә Лениза ханым үзенең истәлекләре белән бүлеште. Бүгенге очрашу һәркемнең күңелендә якты хисләр калдырды.