«Лучший общественный воспитатель - 2025»
Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире Галиәкбәрова Резеда Хатип кызы "2025 елда балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" исемле республика конкурсында катнашып зона этабында җиңү яулады.
Балтачта «2025 елда балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсының зона туры узды, анда Арча, Әтнә, Балтач, Зеленодольск, Кукмара, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче районнарыннан конкурсантлар катнашты.
Катнашучылар «Визит карточкасы», «Видеопрезентация», "Портфолио" һәм блиц-сораштыру кебек этапларда ярыштылар. Конкурс сынаулары йомгаклары буенча Фердинант Гыйлемҗанов (Балтач районы), Резеда Галиәкбәрова (Саба районы), Альберт Шәңгәрәев (Кукмара районы) һәм Алиса Фугина (Балык Бистәсе районы) җиңүчеләр булдылар.
Дүртесе дә конкурсның республика этабында катнашуларын дәвам итәчәк, анда үз районнарын тәкъдим итәчәкләр.