"Ачыткыда өй икмәге"
Шәмәрдән балалар китапханәсендә теләсә нәрсәгә, хәтта тәмле, файдалы икмәк пешерергә дә өйрәнеп була!
Өй икмәге-күп акча сарыф итмичә, үз гаиләңнең туклануын сыйфатлырак итү мөмкинлеге ул.
«Авыл яши» проекты кысаларында 2025 елның 14 майда "Ачыткыда өй икмәге" кулинария мастер-классын күп балалы әни, хуҗабикә һәм экологик чаралар ясау буенча үзенең һөнәрчелек остаханәсе булган Биктина Алинә үткәрде.
Чарада «Хыял» клубы әгъзалары катнашты. Аларның һәркайсы ачыткыда ипи әзерләү буенча рецепт алды, камырны дөрес болгатырга өйрәнде, онның сортлары, өстәмәләре, аларны бергә кушу һәм ипинең тыгызлыгы буенча тиешле белем алды, яңа пешкән чүпрәсез ипине татып карады. Өйгә кайткач, үз кулларың белән пешергән ипине пешерәсе генә калды. Бу бит файдалы продукт, аңа сез тулысынча ышана аласыз һәм пешерү процессында нинди ингредиентлар кулланылганын беләсез.