“Мин – әдәби марафончы”
Атна дәвамында Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәләре әдәби марафонда актив катнашкан китап укучылары өчен “Мин – әдәби марафончы” дигән бүләкләү акциясен үткәрде. Марафонда катнашучылар укыган китаплары, шушы китапларның авторлары турында фикер алыштылар, үзләренә ошаган китапларны бер-берсенә тәкъдим иттеләр. Киләчәктә дә марафоннарда актив катнашырбыз дигән теләктә калабыз.