Шеморданская сельская детская библиотека - филиал № 2

“Шагыйрь җанлы рәссам”

17 октябрь көнне Шәмәрдән китапханәсендә Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның 70 яшьлек юбилее уңаеннан, аның төрле жанрдагы иҗат эшләрен чагылдырган “Шагыйрь җанлы рәссам” исемле иҗади кичәсе оештырылды.  Кичәгә рәссамның тормыш иптәше Фәйрүзә ханым, дуслары, музыкант, композитор, педагог Рафинат Ясәви улы Сәләхов, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Ибушев Георгий Мифодиевич, шагыйрь һәм публицист Рөстәм Зарипов, Кукмара муниципаль районы мәдәният бүлеге начальнигы Нуриев Рамил Бари улы, журналист, рәссам, язучы Галиев Нурислам Нургали улы, Татарстанның халык артисты Гыйльфанов Альберт Гилемхан улы, җырчы, гармунчы Минислам Кәримов, рәссамның туганнары, укытучылары, сыйныфташлары, Шәмәрдән авылыннан олы хөрмәткә лаеклы өлкәннәребез чакырылган иде. Иҗади кичә Мөдәррис абыйның Таһир Шәмсуаров иҗат иткән, Шәмәрдәнгә, туган нигезенә багышланган  шигырен укыган видеоязма белән башланып китте. Чарага килгән Шәмәрдән сәнгать мәктәбе  укучылары Мөдәррис Минһаҗевның авыр бала чагы турында, рәссамның хезмәтләре турында мәгълүмат алсалар, өлкән буын вәкилләре исә, үзләренең яшь вакытларын искә төшереп хатирәләрен яңарттылар. Кичәгә ямь өстәп, Георгий Ибушев, Минислам Кәримов үзләренең матур җырларын башкардылар, ә юбилярыбызның иң якын дуслары  – Рафинат абый үзәк өзгеч итеп курайда уйнады, баянда матур-матур көйләр яңгыратты. Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар иемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укытучысы Закирова Роза Кәрим кызы ярдәме белән фойеда картиналар күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмә килгән кунакларның күңелләренә хуш килде.

Менә китапханәбездә Мөдәррис Минһаҗев үзе басып тора. Танылган рәссам күңеле белән шагыйрь дә әле ул! Ул укыган шигырьләрне тыңлавы ни тора! Үзенә күрә генә аһәң, үзенә күрә ят тавыш белән укылды алар. Ә шигырьләренең эчтәлекле, тәрбияви булуына шаккатасың! Шушы яктан шул ул, шушы төбәктән Мөдәррис абыебыз! Якын итеп, үз итеп кайткан шул ул! Чарага килгән кунаклар, рәссамның дуслары аны үз эшенең остасы, татар халкының асыл улы буларак бәяләде. Әйе, шулай бик файдалы, күңелгә хуш килгәнчә узды бу кичә.