“Без балачак иленнән”
Саба шагыйрәсе, 2022 елдан Татарстан язучылар берлеге, “Мишә дулкыннары” берләшмәсе әгъзасы - язучы Илмира Гыймаеваның “Яз” китап нәшрияте табасыннан төшкән яңа иҗат җимеше “Шаян җиләк” китабы чыгу хөрмәтенә, 25 сентябрь көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл модель һәм балалар китапханәләре “Без балачак иленнән” дип исемләнгән китап тәкъдим итү кичәсе үткәрделәр. Чараның беренче өлешендә бирегә килгән иң нәни китап укучыларыбыз, “Сәйлән” клуб берләшмәсенә йөрүче дусларыбыз – “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар шагыйрәнең иҗат җимешләрен – шигырләрен, җырларын башкардылар, төрле уенннар уйнадылар. Илмира ханым балаларга бүләк итеп үзенең яңа китабын тапшырды. Чараның икенче өлеше чәй өстәле артында шагыйрәнең туган авылы Шекше турында булган видеоязмадан башланып китте. Шагыйрәнең авылдашлары, сыйныфташлары, башлангыч сыйныф укытучысы Дилбәр апа үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар, мәктәп елларын искә төшерделәр. Кичә ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методисты Даминова Рәзинә Фәнис кызы Илмира Гыймаеваның шигырен сөйләп китте, матур теләкләр теләде. Чара күңелле аралашу, истәлекләр бүлешү белән үрелеп барды.
25 сентября Шеморданская сельская модельная и детская библиотеки им.Т.Назмиева провели презентацию книги “Без балачак иленнән”. В первой части мероприятия наши самые маленькие читатели, члены клубного объединения “Сэйлэн” – воспитанники детского сада “Салават купере” исполнили произведения поэтессы – стихи, песни, поиграли в различные игры. Ильмира ханум подарила детям свою новую книгу. Вторая часть мероприятия началась с видеозаписи, где за чайным столом поэтесса рассказывает о родном селе Шикши. Односельчане поэтессы, одноклассники, учитель начальных классов Дильбар ханым поделились своими воспоминаниями, вспомнили школьные годы. В конце вечера методист Сабинской Централизованной библиотечной системы Даминова Разина Фанисовна прочитала стихотворение Ильмиры Гимаевой, пожелала добрых пожеланий. Мероприятие сопровождалось веселым общением, обменом воспоминаниями.