Шеморданская сельская детская библиотека - филиал № 2

"Китапханәче сүзе"

17 май көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире Галиәкбәрова Р.Х. "Дулкын" телерадиокомпаниясендә "Китапханәче сүзе" тапшыруында чыгыш ясады. Радиочыгыш Шәмәрдән авылында туып үскән яшь шагыйрь, “Мишә дулкыннары” язучылар клубы әгъзасы   Илнур Ибраһимов шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барылды.

Тапшыру китапханәнең эшенә кыскача күзәтү ясау белән башланып китте. Аннан соң радиотыңлаучыларга, Рәсәйдә укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан, Шәмәрдән лицеенда укыткан Ветеран укытучы Кәшипова Ә.М. турында мәгълүмат бирелде.

Татарстанда милли мәдәниятләр елы кысасында, тапшыру Сабантуй бәйрәме хакында сөйләү белән дәвам итте.

“Яңа китап белән таныштыру” сәхифәсендә китапханә мөдире “Нәниләр китабы” энциклопедиясе турында сөйләде, аңа реклама ясады. Радиочыгыш “Шигъри тәлгәшләр” сәхифәсе белән дәвам итә бирде. Анда Илнур Ибраһимовның биографиясе сөйләнде һәм шигырьләре укылды. Тапшыру эчтәлекле булды һәм изге теләкләр белән тәмамланды.

17 мая заведующая Шеморданской детской библиотекой Галиакберова Р. Х. выступила на телерадиокомпании "Дулкын" в передаче "Китапханәче сүзе". Радиовещание сопровождалось стихами молодого поэта, уроженца села Шемордан, члена Клуба писателей “Мишә дулкыннары” Ильнура Ибрагимова и песнями на его слова.

Передача началась с краткого обзора работы детской библиотеки. Затем радиослушателям была представлена информация о преподавателе-ветеране Шеморданского лицея Кашиповой А.М., посвященная Году учителя и наставника в России.

В рамках Года национальных культур в Татарстане передача продолжилась рассказом о народном празднике Сабантуй.

В рубрике “Яңа китап белән таныштыру” заведующая библиотекой рассказала об энциклопедии “Нәниләр китабы” и сделала ей рекламу. Радиовыступление продолжилось рубрикой “Шигъри тәлгәшләр”. В нем была рассказана биография и прочитаны стихи Ильнура Ибрагимова. Передача была содержательной и завершилась добрыми пожеланиями.