«Мороженое – угощение королей»
В рамках проекта «Мастерская чудес» 29 апреля 2023 года в Шеморданской детской библиотеке для ребят клубного формирования «Илхам» был проведен мастер-класс «Мороженое – угощение королей».
Наши юные читатели узнали много интересного об истории возникновения этого лакомства. Когда-то мороженое могли себе позволить только короли, ведь рецепт приготовления считался государственной тайной. Какое мороженое ел Александр Македонский? Кто изобрел вафельный стаканчик и эскимо? На эти и многие другие вопросы ребята нашли ответы на мастер-классе. Также они своими руками приготовили яркое, красивое и очень вкусное мороженое из натуральных сливок и помогла им в этом мастер Диляра Нурмехамитова, которая приехала к нам из города Кукмор.
«Могҗизалар остаханәсе» проекты кысаларында 2023 елның 29 апрелендә Шәмәрдән балалар китапханәсендә «Илхам» клуб берләшмәсе балалары өчен «Мороженое – угощение королей» мастер-классы уздырылды.
Безнең яшь укучыларыбыз бу тәм-томның барлыкка килү тарихы турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Кайчандыр туңдырманы патшалар гына сатып ала алган, чөнки рецепт дәүләт сере булып саналган. Александр Македонский нинди туңдырма ашаган? Вафли касәсен һәм эскимоны кем уйлап тапкан? Бу һәм башка күп кенә сорауларга балалар мастер-класста җавап таптылар. Шулай ук алар үз куллары белән табигый каймактан матур һәм бик тәмле туңдырма әзерләделәр һәм бу эштә аларга Кукмара шәһәреннән килгән оста Диләрә Нурмехәмитова ярдәм итте.