«Татарстан – минем республикам»
Воспитание любви к родному краю является одним из приоритетных направлений деятельности библиотек Республики Татарстан. 21 декабря 2022 года Шеморданские сельские библиотеки провели виртуальную викторину «Татарстан – минем республикам», для учащихся Шеморданского лицея «Рост». Ребятам было рассказано об истории Татарстана с древнейших времен до наших дней. Ученики послушали несколько легенд, о том как появилось название «татар», о белом барсе и старой Казани, о царице Сююмбике. Дети отвечали на вопросы краеведческой викторины "По родным просторам", прослушали стихи о своей республике, и гимн Республики Татарстан. Ребята познакомились с книгами по истории Татарстана, по национальной кухне и другими, библиотекари провела обзор выставки, особый интерес вызвали сказки и легенды татарского народа.
Туган якка мәхәббәт тәрбияләү Татарстан Республикасы китапханәләре эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. 2022 елның 21 декабрендә Шәмәрдән авыл китапханәләре Шәмәрдәннең «Рост» лицее укучылары өчен «Татарстан – минем республикам» дигән виртуаль викторина үткәрделәр. Балаларга Татарстан тарихы турында борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр сөйләнелде. Укучылар «татар» исеменең ничек барлыкка килүе, Ак Барс һәм Иске Казан, Сөембикә - патшабикә турында берничә риваятьне тыңладылар. Балалар туган якны өйрәнү викторинасы сорауларына җавап бирделәр, үз Республикалары турында шигырьләр һәм Татарстан Республикасы гимны тыңладылар. Укучылар Татарстан тарихы, Милли ризыклар һәм башка китаплар белән таныштылар, китапханәчеләр күргәзмәгә күзәтү ясады, татар халкының әкиятләре һәм легендалары аеруча кызыксыну уятты.