Шеморданская сельская детская библиотека - филиал № 2

СМЕЛЕЕ ВХОДИТЕ В МИР КУЛЬТУРЫ

23 сентября 2022 года для учеников 1В класса МБОУ «Шеморданский лицей «Рост» Шеморданская сельская детская и школьная библиотеки провели арт-час «Смелее входите в мир Культуры». Ведущие вначале рассказали о проекте «Культурный дневник школьника», который предполагает систематическое знакомство детей с основными учреждениями и объектами культуры нашей республики. Учащиеся, приобщаясь к культуре, станут посещать музеи, библиотеки и другие культурные учреждения нашего села, Республики и близлежащих городов. Кроме того, у них появится возможность проявить себя. Чтобы украсить дневник, нужно подготовить фотографии, добавлять в него познавательные тексты, впечатления об экскурсиях, прочитанных книгах и фильмах. В ходе мероприятия библиотекари также рассказали ребятам о богатой многовековой истории Татарстана, о писателях, поэтах, оставивших яркий след в культуре нашей Родины. Призвали первоклассников присоединиться к культурной команде Татарстана: зарегистрироваться на портале, где они найдут различные конкурсы. В конце мероприятия всем торжественно были вручены «Культурные дневники школьника».

2022 елның 23 сентябрендә Шәмәрдән балалар һәм мәктәп китапханәләре Шәмәрдән лицееның 1в сыйныф укучылары өчен «Мәдәният дөньясына кыюрак керегез» дигән арт-сәгать үткәрделәр. Алып баручылар иң элек «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты турында сөйләделәр, ул балаларны республикабызның төп учреждениеләре һәм объектлары белән системалы таныштыруны күздә тота. Укучылар, мәдәният белән танышып, безнең авылның, республикабызның һәм якын-тирәдәге шәһәрләрнең музей, китапханә һәм башка мәдәни учреждениеләренә йөриячәкләр. Көндәлекне бизәү өчен фотолар әзерләргә, аңа танып белү текстлары, экскурсияләр, укылган китаплар һәм фильмнар турында тәэсирләр өстәргә кирәк. Чара барышында китапханәчеләр шулай ук Татарстанның күп гасырлык бай тарихы, Ватан мәдәниятендә якты эз калдырган язучылар, шагыйрьләр турында сөйләделәр. Беренче сыйныф укучыларын Татарстанның мәдәни командасына кушылырга чакырдылар: порталда теркәлеп, анда алар төрле конкурслар табачак. Чара ахырында барысына да тантаналы рәвештә «Укучының мәдәни көндәлеге» тапшырылды.