"Книжный экспресс"
2022 елның 29 апрель көнендә Шәмәрдән авылында районда беренче модель китапханә ачу тантанасы булып узды. Чарага Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Һадиев Ирек Габделхәй улы, Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидәил улы, Балтач, Әтнә, Биектау, Кукмара район китапханәлеренең директорлары һәм китапханәчеләре кунак булып килделәр. Чара башында Саба Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы килгән кунакларны китапханә каршында эшләп килүче "Рухият", "Ихлас", "Дуслык", "Китап сөючеләр", "Хыял", "Сәйлән" клуб берләшмәләре эшчәнлеге белән таныштырып китте. Аннан соң Муса Җәлилнең "Ана бәйрәме", Миргазиян Юнысның "Шәмдәлләрдә генә утлар яна", Аяз Гыйләҗевнең "Язгы кәрваннар", Гомәр Бәшировның "Намус", Шамил Рәкыйповның "Кызлар-йолдызлар" әсәрләре буенча өзекләр күрсәтелде. Шәмәрдән китапханәчеләре Шәмәрдән авылы һәм китапханә тарихы белән таныштырып киттеләр һәм модель китапханәнең эшчәнлегенә күзәтү ясадылар. Чараның икенче өлеше Шәмәрдән мәдәният йорты һәм сәнгать мәктәбе тарафыннан әзерләнгән концерт белән дәвам итте. Концерт барышында тынлы оркестр, "Акварель" халык бию төркеме, "Энҗе бөртекләре" һәм гармунчылар ансамбле, Дилбәр Гайнуллина, Анна Гатауллина, Динә Батыршина, "Тулган ай" фольклор коллективы чыгыш ясадылар. Бай эчтәлекле чара югары дәрәҗәдә үтте.
29 апреля 2022 года в селе Шемордан состоялось торжественное открытие первой в районе модельной библиотеки. Гостями мероприятия стали заместитель директора по научной и методической работе Национальной библиотеки Республики Татарстан Хадиев Ирек Габдулхаевич, руководитель отдела культуры Сабинского муниципального района Загидуллин Рустем Фидаилевич, директора и библиотекари Балтасинской, Атнинской, Высокогорской, Кукморской районных библиотек. В начале мероприятия директор Сабинской ЦБС Билалова Лейсан Ракиповна ознакомила гостей с деятельностью клубных объединений при библиотеке: "Рухият", "Ихлас", "Дуслык", "Китап сөючеләр", "Хыял", "Сәйлән". Далее были показаны отрывки из произведений Мусы Джалиля "Ана бәйрәме", Миргазияна Юнуса "Шәмдәлләрдә генә утлар яна", Аяза Гилязова "Язгы кәрваннар", Гумера Баширова "Намус", Шамиля Ракипова "Кызлар-йолдызлар".Шеморданские библиотекари ознакомили с историей села Шемордан и сделали обзор деятельности модельной библиотеки. Вторая часть мероприятия завершилась концертом, подготовленный Шеморданским Домом культуры и школой искусств. В ходе концерта выступили духовой оркестр, группа народного танца "Акварель", ансамбль гармонистов, ансамбль " Энҗе бөртекләре", Дильбар Гайнуллина, Анна Гатауллина, Дина Батыршина, фольклорный коллектив "Тулган ай". Мероприятие прошло на высоком уровне.