“Татар халкының бәйрәмнәре”
2022 елда Россияда халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен белү; ел фасыллары белән бәйләнешле йола-бәйрәмнәр белән укучыларны таныштыру максаты белән 30 март көнне Шәмәрдән китапханәсендә “Татар халкының бәйрәмнәре” дип исемләнгән танышу сәгате үткәрелде. Чарага Шәмәрдән авылының “Үсеш” лицееның 2в сыйныф укучылары чакырылды. Электрон презентация ярдәмендә китапханәчеләр балаларны татар халкының бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре белән таныштырдылар, тематик китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Китап укучылар бик теләп татар халык уеннарында актив катнаштылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр, ребуслар чиштеләр, мәкальләрне дәвам иттеләр. Китапханәдә бәйрәмнәребез турында чаралар күбрәк булган саен, балаларда халкыбызның яшәешен аңлау өчен күзаллау арта гына бара.
В связи с празднованием в 2022 году Года народного искусства и нематериального культурного наследия в России с целью ознакомления юных читателей с национальными праздниками татар, с их традициями и обычаями 30 марта в Шеморданской библиотеке был проведен ознакомительный час “Праздники татарского народа”. На мероприятие были приглашены учащиеся 2-х класса Шеморданского лицея “Рост”. С помощью электронной презентации библиотекари познакомили детей с праздниками, традициями и обычаями нашего народа, сделали обзор тематической книжной выставки. Читатели с удовольствием участвовали в татарских народных играх, искали ответы на загадки, решали ребусы, продолжали пословицы. Чем больше в библиотеке будет проведено мероприятий о наших праздниках, тем больше у детей представлений о жизни нашего народа.