"Культурный Татарстан"
Сегодня Татарстан – передовой и экономически успешный регион, который последовательно поддерживает курс на строительство сильной России. Библиотеки – важное звено в сохранении историко-культурного наследия края. Стараниями библиотек воссоздается история края, его культура, традиции. Библиотеки не просто дают читателям информацию, но и влияют на человеческое мировоззрение, на понимание и значение истории нации, ее достижения. В рамках межведомственного культурно-образовательного проекта «Культура для школьников» и к Году культурного наследия народов России 17 марта 2022 года для членов клубного формирования «Читайка» - учеников МБОУ «Шеморданский лицей «Рост» в Шеморданской сельской библиотеке была проведена интеллект-игра «Культурный Татарстан». В ходе мероприятия библиотекари познакомили школьников с культурой татарского народа, вспоминали татарские праздники, обычаи. С большой активностью дети участвовали в игре «Знатоки Татарстана», отгадывали загадки, отвечали на вопросы викторины.
Во второй части мероприятия, в рамках проекта «Әдәби алан», ученики выполняли задания и записывали ответы в свои тетради.
Завершилось мероприятие обзором книжной выставки и просмотром тематических мультфильмов. (Количество участников: 22).
Бүген Татарстан-алдынгы һәм икътисади яктан уңышлы төбәк, ул көчле Россия төзелешенә эзлекле рәвештә ярдәм итә. Китапханәләр-төбәкнең тарихи-мәдәни мирасын саклауда мөһим буын. Китапханәләр тырышлыгы белән туган як тарихы, аның мәдәнияте, традицияләре яңадан торгызыла. Китапханәләр укучыларга мәгълүмат биреп кенә калмыйлар, ә бәлки милләт тарихын, аның казанышларын аңлауга һәм әһәмиятенә дә йогынты ясыйлар. 2022 нче елның 17 нче мартында «Культура для школьников» проекты һәм Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында «Читайка» клубы әгъзалары - «Үсеш» Шәмәрдән лицееның укучылары өчен Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Мәдәни Татарстан» дип исемләнгән интеллект-уен үткәрелде. Чара барышында китапханәчеләр укучыларны татар халкының мәдәнияте белән таныштырдылар, татар бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Балалар зур активлык белән «Татарстан белгечләре» уенында катнаштылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Чараның икенче өлешендә, «Әдәби алан» проекты кысаларында, укучылар биремнәр үтәделәр һәм дәфтәрләренә җавапларын яздылар.
Чара китап күргәзмәсенә күзәтү һәм тематик мультфильмнар карау белән тәмамланды.