"Туган җирем - Татарстан"
К Году народного искусства и нематериального культурного наследия народов России 25 января 2022 года заведующая Шеморданской детской библиотекой Галиакберова Р.Х. для членов клубного формирования «Сәйлән» провела краеведческий час «Туган җирем - Татарстан». В начале мероприятия ведущая познакомила детей с музейным уголком "Күңелем хәзинәләре". Экскурсия в этот мини-уголок преследовала цель ознакомить детей с культурно – историческим наследием своей республики, формирование у них патриотического чувства и развитие духовности. Ведущая подробно рассказала о татарской национальной одежде, о женских украшениях татарских женщин и показала, вышитые татарскими орнаментами, платки. Далее в ходе мероприятия юные читатели узнали о государственных символах нашей республики, участвовали в дидактических играх «Собери флаг Татарстана», «Укрась ичиги, фартук», «Татарские орнаменты», «Герб РТ». В ходе мероприятия дети получили информацию об истории Татарстана, его народе, культуре и исторических местах. Дети с интересом рассматривали книги из тематической книжной выставки, задавали вопросы, участвовали в викторине. Методический интерактивный комплекс «Региональный Компонент Татарстан» помог познакомить юных читателей с национальной культурой, историей, природой, промышленностью, достопримечательностями Республики Татарстан. Так же вниманию ребят была представлена тематическая папка «Татарстан – мой край родной», в которой содержались страницы «Национальные блюда», «Орнаменты», «Национальные праздники». В завершение мероприятия все вместе посмотрели тематические мультфильмы и сфотографировались на память. Мероприятие прошло интересно и содержательно! Все участники получили сладкие призы. (В мероприятии приняло участие: 20 воспитанников и 4 воспитателя).
2022 нче елның 25-нче гыйнварында Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире Галиәкбәрова Р.Х. «Сәйлән» клубы әгъзалары өчен Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан «Туган җирем - Татарстан» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрде. Чара башында алып баручы балаларны "Күңел хәзинәләре" музей почмагы белән таныштырды. Әлеге мини-почмакка экскурсия балаларны үз республикаларының мәдәни – тарихи мирасы белән таныштыру, аларда патриотик хисләр формалаштыру һәм рухилыкны үстерү максаты белән үткәрелде. Алып баручы татар милли киемнәре, татар хатын-кызларының бизәкләре турында җентекләп сөйләде, татар орнаментлары белән чигелгән яулыклар, кулъяулыклар күрсәтте. Чара барышында яшь укучыларыбыз республикабызның дәүләт символлары турында белделәр, «Татарстан әләмен җый», «Читекләр, алъяпкычлар бизә», «Татар орнаментлары», «ТР гербы» дидактик уеннарында катнаштылар. Чара барышында балалар Татарстан тарихы, аның халкы, мәдәнияты һәм тарихи урыннары турында мәгълүмат алдылар. Балалар кызыксынып тематик китап күргәзмәсеннән китаплар карадылар, сораулар бирделәр, викторинада катнаштылар. «Татарстанның төбәк компоненты» методик интерактив комплексы яшь китап укучыларны Татарстан Республикасының милли мәдәнияте, тарихы, табигате, сәнәгате, истәлекле урыннары белән таныштырырга ярдәм итте. Шулай ук балалар игътибарына "Татарстан – безнең туган як" дип аталган тематик папка тәкъдим ителде, анда «Милли ризыклар», «Орнаментлар», «Милли бәйрәмнәр» битләре бар иде. Шулай ук балалар тематик мультфильмнар карадылар һәм ахырдан истәлеккә фотога төштеләр. Чара кызыклы һәм эчтәлекле үтте. Барлык катнашучыларга да татлы бүләкләр бирелде. (Чарада 20 бала һәм 4 тәрбияче катнашты).