Шеморданская сельская детская библиотека - филиал № 2

"Мин кулыма китап алам"

1 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре Шәмәрдән лицеенда укучы балалар өчен Туган телләр һәм милләтләрбердәмлеге елына багышланган “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән интеллектуаль-әдәби уен үткәрделәр. Уен 5 төрле сәхифә белән үрелеп барды. “Тел – милләт бизәге” дигән беренче өлештә укучылар мәкальләрдә төшеп калган сүзләрне белделәр, икенче өлештә “Тапкырга табышмак”ларны чиштеләр, “Яхшы китап – иң ышанычлы дус” дип исемләнгән өченче өлештә халык сынамышларына дөрес җаваплар таптылар, “Серле сандык” дигән дүртенче өлештә рәсемнәр буенча әкиятләрнетанып белделәр һәм төрле сорауларга җавап бирделәр. Онлайн-сәхифәдә укучылар язучы Айгөл Әхмәтгалиеваны тыңладылар. Чарага багышлап “Китап – белем чишмәсе” дигән күргәзмә оештырылды.

1 ноября Шеморданская сельская и детская библиотеки для учащихся Шеморданского лицея провели интеллектуально-литературную игру “Мин кулыма китап алам”, посвященную Году родных языков и народного единства. Игра сопровождалась 5 различными частями. В первой части под названием “Тел – милләт бизәге” учащиеся угадывали пропущенные слова из пословиц, во второй части под названием “Тапкырга табышмак” разгадывали загадки, в третьей части “Яхшы китап – иң ышанычлы дус” находили правильные ответы по теме народных примет, в четвертой части “Серле сандык” узнавали сказки по рисункам и отвечали на различные вопросы. По онлайн-видео читатели слушали писательницу Айгуль Ахметгалиеву. В рамках мероприятия была организована выставка “Книга – источник знаний”.