Шеморданская сельская детская библиотека - филиал № 2

"Сомбелэ"

Татар халкының милли йолаларының берсе – Сөмбелә (уңыш) бәйрәме – белән таныштыру, татар теленә һәм татар халкының бәйрәмнәренә  кызыксыну уяту максаты белән 2021 елның 22 нче октябрендә «Читайка» клуб берләшмәсе әгъзалары - Шәмәрдән лицееның 2 нче сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе: Алия Васил кызы) “Сөмбелә бәйрәме” үткәрелде. Сөмбелә кызы – Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире Галиакберова Р.Х. - балаларны Сөмбелә бәйрәменең тарихы белән таныштырды. Сөмбелә балалар өчен “Кем җитезрәк”, “Түбәтәй”, “Бакча”, “Мәкаль”, “Яфраклар”, “Артык”, “Көзге төсләр”, “Гөл”, “Агачлар” уеннарын әзерләгән иде. Балалар бик теләп уеннарда катнаштылар. Чара азагында Сөмбелә кызы һәр балага алма өләште һәм актив катнашканнары өчен рәхмәт әйтеп, китапханәгә кунакка чакырды.

С целью ознакомления с одной из национальных традиций татарского народа – праздником урожая, пробуждения интереса к татарскому языку и праздникам татарского народа 22 октября 2021 года для членов клубного объединения «Читайка» – учащихся 2 класса Шеморданского лицея (классный руководитель: Алия Василовна) был проведен “Праздник Сумбеля”. Заведующая Шеморданской детской библиотекой Галиакберова Р. Х. ознакомила детей с историей праздника. Для детей были подготовлены игры “Кем җитезрәк”, “Түбәтәй”, “Бакча”, “Мәкаль”, “Яфраклар”, “Артык”, “Көзге төсләр”, “Гөл”, “Агачлар”. Ребята с удовольствием приняли участие в играх. В завершение мероприятия ведущая раздала каждому ребенку по яблоку и, поблагодарив за активное участие, пригласила их в библиотеку.