Шеморданская сельская детская библиотека - филиал № 2

«Вас ожидает мир чудесный книги!»

28 сентября 2021 года в Шеморданской детской библиотеке была проведена экскурсия «Вас ожидает мир чудесный книги!». На мероприятие были приглашены воспитанники МБДОУ «Шеморданский детский сад «Теремок». Заведующая библиотекой Галиакберова Р.Х. – в одеянии Маши радушно встретила ребят и предложила им совершить увлекательное путешествие в мир книг. Сначала она ознакомила их с музейным уголком библиотеки и рассказала историю детской библиотеки. На экскурсии дети также узнали об абонементе, читальном зале, о правилах записи и поведения в библиотеке. Они с большим интересом слушали рассказ о том, как правильно обращаться с книгами, для чего они нужны. С помощью электронной презентации «Книга. История её создания» ребята узнали, как создавались книги. Больше всего детям понравилась викторина «По страницам любимых сказок», мультфильм «Грижкины книжки» и физминутка. Они теперь с нетерпением будут ждать, когда станут читателями нашей библиотеки. Ребята узнали много нового, интересного и поблагодарили Машу за теплый прием.

2021 нче елның 28 нче сентябрендә Шәмәрдән балалар китапханәсендә «Вас ожидает мир чудесный книги!» дигән экскурсия оештырылды. Чарага “Теремок” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чакырылды. Китапханә мөдире Галиәкбәрова Р.Х. – Маша киемендә балаларны ачык йөз белән каршы алды һәм аларга китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга тәкъдим итте. Башта ул аларны китапханәнең музей почмагы белән таныштырды һәм балалар китапханәсе тарихы турында сөйләде. Экскурсиядә балалар шулай ук абонемент, уку залы, китапханәдә язылу һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр. Алар зур кызыксыну белән китапларның ни өчен кирәклеге турында тыңладылар. “Китап. Аның барлыкка килү тарихы” презентациясе ярдәмендә балалар китапларның ничек барлыкка килүен белделәр. Балаларга барыннан да бигрәк «Яраткан әкиятләр битләре буйлап» викторинасы, «Грижкины книжки» мультфильмы һәм физминутка ошады. Алар хәзер түземсезлек белән безнең китапханәбезнең китап укучылары булачагын көтәләр. Балалар бик күп яңа, кызыклы нәрсәләр белделәр һәм җылы кабул итүләре өчен Машага рәхмәт белдерделәр.