"Әпипә"
24нче сентябрь көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире Галиәкбәрова Р.Х. “Сәйлән” клуб берләшмәсе әгъзалары өчен “Әпипә” фольклор бәйрәме оештырды. Чараның максаты: балаларны халык уеннары, аларның үзенчәлекләре, кагыйдәләре белән якыннан таныштыру. Бурычлары: нинди җырлы-биюле татар халык уеннар белүләрен ачыклау; балаларның комуникативлык сәләтен, иҗади активлыкны, сөйләм культурасын үстерү, коллектив эшендә катнашу теләген уяту; туган илгә, милли йолаларыбызга, халык уеннарына карата кызыксыну һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Балалар татар халкының сәнгате, татар уеннарының төрләре белән танышканнан соң “Ат чабышы”, “Кашык тотып йөгерү”, “Нардуган”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Утыр, Утыр, Мәликә”, “Ак калач”, “Түбәтәй”, “Без-без, без идек” һәм башка халык уеннарында бик теләп уйнадылар. Чара азагында “Татар халык уеннары” китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Бу очрашу балаларга яхшы кәеф һәм бик күп шатлыклы мизгелләр бүләк итте.
24 сентября заведующая Шеморданской детской библиотекой Галиакберова Р.Х. организовала для членов клубного объединения “Сэйлэн” фольклорный праздник “Эпипэ”. Цель мероприятия: познакомить детей с народными играми, их особенностями, правилами. Задачи: выявить, какими песенно-танцевальными народными играми владеют дети; развить коммуникативные способности, творческую активность, культуру речи, желание участвовать в коллективной работе; воспитывать интерес и любовь к родине, национальным традициям, народным играм. Дети познакомились с искусством татарского народа, видами татарских игр. Они с удовольствием играли в народные игры “Ат чабышы”, “Кашык тотып йөгерү”, “Нардуган”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Утыр, Утыр, Мәликә”, “Ак калач”, “Түбәтәй”, “Без-без, без идек” и другие. В завершение мероприятия был проведен обзор книжной выставки “Татарские народные игры". Эта встреча подарила ребятам хорошее настроение и много радостных моментов.