"Тукай - сүнмәс йолдыз ул"
Произведения татарского поэта Габдуллы Тукая широко известно всему миру, переведены на многие языки. На детских книгах Тукая воспитывалось не одно поколение читателей. Эти книги с большим интересом читаются и теперь. Книги Габдуллы Тукая учат доброте, красоте, любви к родной земле, призывают быть смелыми, милосердными, справедливыми. Жизни и творчеству татарского поэта Габдуллы Тукая посвящено немало книг, среди которых сборники стихотворений, проза, детские рассказы, сказки. Габдулла Тукай поразительно глубоко пронес историю татарского народа через все свое творчество.
20 апреля 2021 года в фойе Шеморданского дома культуры открылась книжная выставка-досье «Тукай - сүнмәс йолдыз ул», посвященная 135-й годовщине со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Выставка освещает жизненный путь поэта в основных вехах и событиях его творческой биографии. Круг изданий, представленных на выставке, широк и разнообразен.
Татар шагыйре Габдулла Тукайның әсәрләре бөтен дөньяга билгеле, күп телләргә тәрҗемә ителгән. Тукайның балалар китапларында бик күп буын китап укучылар тәрбияләнгән. Бу китаплар хәзер дә Шәмәрдән балалар китапханәсендә зур кызыксыну белән укыла. Габдулла Тукайның китаплары игелеккә, матурлыкка, туган җиргә мәхәббәткә өйрәтәләр, кыю, шәфкатьле, гадел булырга өндиләр. Татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган күп кенә китаплар бар, алар арасында шигырьләр, проза, балалар хикәяләре, әкиятләре.
2021 нче елның 20 нче апрелендә Шәмәрдән мәдәният йорты фойесында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган «Тукай-сүнмәс йолдыз ул» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар даирәсе киң һәм төрле.