Шеморданская сельская детская библиотека - филиал № 2

"Татар халкының милли киемнәре"

Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан һәм татар халкының милли киемнәре турында мәгълүмат бирү; милли киемнәребездәге орнамент турында төшенчә бирү, милли мәдәнияткә ихтирам һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү максаты белән Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире Галиәкбәрова Р.Х. “Сәйлән” клуб берләшмәсенә “Татар халкының милли киемнәре” дип исемләнгән дидактик уен оештырды.

Электрон презентация ярдәмендә китапханә мөдире балаларга күлмәк, камзул, бишмәт, алъяпкыч, изү, яулык, шәл, түбәтәй, калфак, хәситә, читек, чүәк, киез һәм юкә аяк киемнәренең төрлелеге, бияләйләр, хатын-кызларның бизәнү әйберләре: чулпы, алка, беләзекләр турында сөйләде, тематик шигырьләр укыды.

Чара барышында балалар белән “Түбәтәй”, “Бииләр итек-читекләр” җырлы-биюле татар халык уеннары уйнатылды һәм “Без – татарлар” китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. “Сәйлән”леләр сынатмады, актив катнашып, сораулар бирделәр, табышмакларга җаваплар эзләделәр, шигырьләр сөйләделәр.

Вместе с духовным наследием от татар осталось и наследие, относящееся к сфере материальной культуры. Одна из них — одежда. Древнейшие виды верхней одежды, естественно, до нас не дошли. А уже зрелый возраст показывает, что наш народ обладает неповторимой творческой силой. Веками народ вкладывал в это дело не только свои силы, но и стремление к красоте, мечтательность, эстетический вкус.

Заведующая Шеморданской детской библиотекой Галиакберова Р.Х. организовала клубному объединению “Сәйлән” дидактическую игру  “Национальная одежда татарского народа”.

С помощью электронной презентации заведующая библиотекой рассказала детям о платьях, рубахе, камзоле, бишмете, нагруднике, тастаре, платке, шале,  фартуке, тюбетейке, калфаке, варежках, ичигах, о разновидностях валяной и лыковой обуви, женских украшениях: броши, воротниковой застежке с подвесками на цепочках, налобном украшении, накосниках, ожерелье, серьгах, браслетах и прочитала тематические стихи.

В ходе мероприятия были разыграны татарские народные игры “Тюбетей”, “Танцуют сапоги-ичиги”, а также был проведен обзор книжной выставки “Мы-татары”. Дети участвовали активно, задавали вопросы, искали ответы на загадки, рассказывали стихи.