Шеморданская сельская детская библиотека - филиал № 2

"Иң якты кояшым син, әнием!"

Туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу, үстерү нияте белән Шәмәрдән балалар китапханәсе каршында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Сәйлән” клуб берләшмәсе үз эшен башлап җибәрде. Беренче чарабызны без Әниләр көненә багышладык. “Иң якты кояшым син, әнием!” диеп исемләнгән бәйрәмебез әлеге көннең тарихы белән таныштырудан, әни турында шигырьләр сөйләүдән һәм укудан, әниләр белән танышудан башланды. Балалар, әниләр өчен “Ана белән бала” һәм “Бишек җырлары” дигән театральләштерелгән сәхнә күрсәтелде. “Әни кем ул?”, “Әниенңе бизәндер” уеннары алдыннан татар хатын-кызларының бакырдан эшләнгән беләзекләренә, чулпы, алкаларына күзәтү ясалды. Алар милли киемгә ямь, матурлык, миллилек өсти торган өстәмә, аның бер өлеше итеп кабул ителгән. Кием фасоннары үзгәрү белән бизәнү әйберләре көнкүрештән төшеп калган. Аларга музей җыелмаларында гына саклану язмышы язган. Чара татар халкының милли “Йөзек салыш” уены белән дәвам итте. Аннан соң балаларга татар хатын-кызларының милли баш киеме – калфак турында мәгълүмат бирелде. “Калфак бизәү” дидактик уенында балалар калфакларны татар орнаментлары белән бизәделәр һәм шул калфаклар белән “Түбәтәйле” уенында актив катнаштылар. Чара азагында әниләргә изге теләкләр теләп истәлеккә фотога төштек.

С целью сохранения, развития родного языка, культуры, традиций при Шеморданской детской библиотеке начало свою работу клубное объединение “Сәйлән” с дошкольниками. Первое мероприятие мы посвятили Дню матери. Наш праздник “Иң якты кояшым син, әнием!" начался с ознакомления с историей этого дня, рассказа и чтения стихов о маме, знакомства с мамами. Для детей и мам были показаны театрализованные сцены “Ана белән бала” и “Бишек җырлары”. Перед играми “Әни кем ул?”, “Әниенңе бизәндер” был сделан обзор медных браслетов, серег татарских женщин. Они были приняты как дополнение к национальной одежде, добавляющее красоту, национализм. С изменением фасонов одежды эти украшения исчезли из быта. Мероприятие продолжилось национальной игрой татарского народа “Йөзек салыш”. Затем детям была представлена информация о национальном головном уборе татарских женщин - калфаке. В дидактической игре “Калфак бизәү” дети украсили калфак татарскими орнаментами и приняли активное участие в игре “Түбәтәйле”. В конце мероприятия все сфотографировались на память.