Шеморданская сельская детская библиотека - филиал № 2

"Шәмәрдәннең рухи урыннары"

09 октября 2020 года Шеморданские селькие библиотеки совместно с Шеморданским СДК в рамках проекта «Ямьле Саба» организовали экскурсионный маршрут «Шәмәрдәннең рухи урыннары». Экскурсия началась с посещения центральной мечети с. Шемордан. Нас встретила преподаватель Рузалия Загитовна, которая подробно рассказала нам историю мечети, которая была построена в 1993 году, и о её методиках обучения религии. Также она нам поведала, что первым имам-хатибом мечети был Хамит Мамедов, а первыми преподавателями основ Ислама были: Халида Каримова и Минсания Гайнуллина.

Следующим маршрутом была мечеть «Ихлас», расположенная в с. Шемордан – 2. Гульфия Хизбулиевна провела всех по комнатам мечети, рассказала, что нужно сделать верующему мусульманину перед тем, как прийти в мечеть и какой должна быть одежда женщин. Также узнали, что по праздникам, будням совершают богослужение-намаз и наша религия называется Ислам, а священная книга – Коран.

Последним пунктом нашей экскурсии стала мечеть «Шатнур». Она расположена на живописном месте, рядом с лесом. Во дворе мечети красиво оформлена детская площадка. Преподаватель основ Ислама Махтура тепло встретила нас при входе в мечеть и провела ознакомительную экскурсию, показала шамаили, священную книгу Коран, прочитала несколько сур, рассказала историю её написания. При посещении каждой мечети был совершен намаз. По окончании мероприятия было организовано чаепитие. Экскурсия получилась познавательной и насыщенной.

09 октябрь көнне Шәмәрдән авыл китапханәләре Шәмәрдән мәдәният йорты белән берлектә «Ямьле Саба» проекты кысаларында  «Шәмәрдәннең рухи урыннары» дип исемләнгән экскурсия маршруты оештырдылар. Экскурсия Шәмәрдән авылының үзәк мәчетеннән башланды. Безне мөгаллимә Рузалия Заһит кызы каршы алды, ул безгә 1993 елда төзелгән мәчет тарихы, аның динне укыту методикалары турында җентекләп сөйләде. Шулай ук мәчетнең беренче имам-хатыйбы Хәмит Мамедов, Ислам нигезләрен өйрәтүчеләрнең беренче укытучылары Халидә Кәримова һәм Минсәния Гайнуллина булуын хәбәр итте.

Чираттагы маршрут Шәмәрдән-2 авылында урнашкан "Ихлас" мәчете булды. Мөгаллимә Гөлфия Хизбулла кызы барыбызны да мәчет бүлмәләре буенча уздырды, мөселман хатынына мәчеткә килер алдыннан нәрсә эшләргә кирәклеге һәм хатын-кызларның кием-салымы нинди булырга тиешлеге турында сөйләде. Шулай ук бу мәчеттә намазлар укыганлыгын, динебез Ислам дип аталуын, ә изге китабыбыз – Коръән икәнен искәртеп үтте.

Экскурсиянең соңгы пункты "Шатлык" мәчете булды. Ул матур урында, урман белән янәшә урнашкан. Мәчет ишегалдында балалар мәйданчыгы матур итеп бизәлгән. Мөгаллимә Мәхтүрә апа безне мәчеткә кергәндә бик җылы каршы алды, таныштыру экскурсиясе үткәрде, шамаилнең, изге китапны күрсәтте, аннан берничә сүрә укыды, Коръәннең язылу тарихын сөйләде. Һәр мәчеттә намаз укылды һәм мөгаллимәләргә күп сораулар бирелде. Чара ахырында чәй эчү оештырылды. Экскурсия кызыклы һәм бай эчтәлекле булды.