Шеморданская сельская детская библиотека - филиал № 2

"Кошлавыч-Новый Кырлай-Хотня"

23 октября 2020 года Шеморданские сельская и детская библиотеки с членами клуба "Дуслык", совместно с фольклорным коллективом "Тулган ай", при Шеморданском СДК и Кырбашским ДК побывали на увлекательной экскурсии в Арском районе, по маршруту "Кушлавуч-Кырлай". Наша экскурсия началась с родной деревни знаменитого татарского писателя Габдуллы Тукая. Мы побывали в дом-музее, увидели родословное дерево и узнали множество неизвестных, нам ранее фактов из его жизни. Экскурсовод очень много рассказала о его нелегкой судьбе и оставила у всех незабываемые впечатления. Следующая остановка была в музейном комплексе Тукая, в селе Кырлай. Один лишь вид, вызывал восторг. Прямо у входа в здание, нас встречали персонажи сказок нашего поэта. Сама атмосфера и внутренний декор здания были непередаваемыми. Экскурсовод очень интересно рассказала историю музея, процитировала стихи Тукая, познакомила с хранящимися экспонатами. Также мы зашли в дом-музей Сагди, где некоторую часть детства провел маленький Габдулла. Посчастливилось увидеть огород, ручей в котором он ловил рыбу и трудился. Мы не смогли пройти мимо и заглянули в новую модельную библиотеку. Библиотекарь провела для нас обзорную экскурсию. Наши дамы были благодарны экскурсоводам и организатору Валиевой Тамчыгуль, за такой насыщенный день.
 
2020 елның 23 октябрендә Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе, һәм дә "Дуслык" клубы оешмасы, Шәмәрдән мәдәният йортының "Тулган ай" фольклор коллективы, Кырбаш мәдәният йорты белән берлектә Арча районында "Кушлавыч-Кырлай" маршруты буенча мавыктыргыч экскурсиядә булдылар. Безнең экскурсия танылган татар язучысы Габдулла Тукайның туган авылы белән башланып китте. Музей-йортка кергәч, безгә Тукайның шәҗәрә агачын күрсәттеләр һәм моңарчы билгесез булган күренешләр турында сөйләделәр. Экскурсовод аның авыр язмышы турында бик күп сөйләде һәм барысында да онытылмас тәэсирләр калдырды. Киләсе тукталыш Кырлай авылындагы Тукай музей комплексында булды. Музейга керү юлында ук безне шагыйрьнең әкиятләре персонажлары каршы алды. Бинаның атмосферасы һәм эчке бизәлеше бик матур иде. Экскурсовод музейның тарихын бик кызыклы итеп сөйләде, Тукай шигырьләрен укыды, сакланган экспонатлар белән таныштырды. Шулай ук Сәгъди музей-йортына кердек, анда кечкенә Габдулла үзенең балачагының бер өлешен үткәргән. Ул балык тоткан инешне һәм эшләгән бакчаны,күрү бәхетенә ирештек. Музейдан соң яңа модель китапханәсенә күз салдык. Китапханәче безнең өчен күзәтү экскурсиясе үткәрде. Ханымнарыбыз экскурсоводларга һәм оештыручы Вәлиева Тамчыгөлгә шундый бай эчтәлекле көн өчен рәхмәтле булдылар.