Бала җанлы Җәүдәт абзый
Җәүдәт Дәрзаман балалар дөньясына үтеп керүче, аларның үсешен, шатлыгын күрә белүче язучы. Аның берсеннән-берсе кызыклы шигырьләре, мавыгып укыла торган әкият-поэмалары, повестьлары белән балаларны якыннанырак таныштыру максатыннан 7 июль көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе “Бала җанлы Җәүдәт абзый” дип аталган китап күргәзмәсе төзеде. Күргәзмәдә Җәүдәт Дәрзаманның “Айбулат”, “Күзле кычыткан”, “Карурман кунаклары”, “Җиләкле көннәр”, “Бизмән йолдызлыгы” китаплары урын алды.