Шеморданская сельская детская библиотека - филиал № 2

Татарча диктант

19нчы октябрь көнне сәгать 13.00 бөтен дөнья “Татарча диктант” акциясендә катнашты. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый алды. Әлеге акцияда Шәмәрдән авыл һәм балалар  китапханәсе дә катнашты. Диктант язарга тәрбиячеләр дә, икътисадчы да, мәдәният хезмәткәрләре дә, бала ялында булган яшь әниләр дә үз теләкләре белән килделәр. Диктантны хәзерге көндә лаеклы ялда булган, күп еллар дәверендә Шәмәрдән лицеенда татар теле һәм әдәбиятын укыткан Кашипов Рәйхан Әнвәр улы яздырды