Новомичанская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422055, РТ. Сабинский район, с.Н.Мичан, ул.Кооперативная, д.52

"Балачак - бәхет иле".Праздник

Керәнне авыл клубы Мичән китапханәсе белән берлектә балалар өчен "Балачак - бәхет иле" дип исемләнгән күңел ачу программасы әзерләделәр һәм уздырдылар. Балалар көче белән әзерләнгән концертны,зирәклеккә, җитезлеккә уеннар һәм Абдулла Алиш иҗатына күзәтүне үз эченә алган чара бик күңелле һәм файдалы булды.
Бай эчтәлекле концерт тамашачыларга бик ошады. Яшь артистлар шаян да, җитди дә булдылар. Концерттан соң барлык тамашачылар һәм артистлар бергәләп татар көйләренә күмәк биеделәр, мавыктыргыч уен-конкурсларда катнаштылар. Китапханә мөдире балалар игътибарына, "Җәйге китапханә" проекты кысаларында, Абдулла Алиш иҗатын тәкъдим итте. Китап сөючеләр язучының иҗаты һәм тормышы белән  якыннанрак таныштылар, әкиятләреннән өзекләр укыдылар