Новомичанская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422055, РТ. Сабинский район, с.Н.Мичан, ул.Кооперативная, д.52

“Кыңгыраулы мәктәп еллары “. Вечер встречи

11 ноября в Креннинском сельском клубе прошел вечер встречи “Кыңгыраулы мәктәп еллары “ посвященный Году учителя и наставника – 2023. На мероприятие, организованное совместно с Новомичанской сельской библиотекой, были приглашены выпускники Креннинской школы разных лет и педагоги. Изучение 100-летней истории школы сопровождалось красивыми песнями, танцами, воспоминаниями учителей и учеников . Одноклассники, которые не виделись с 1978 года, не могли перестать разговаривать.  В фойе Креннинского клуба была представлена выставка книг, посвященных жизни учителей и исторических материалов, касающихся Креннинской школы.  Все участники встречи остались очень довольны творческим подходом мероприятии. Прозвучало много слов благодарности организаторам.

11 ноябрь көнне Керәнне авыл клубында, 2023 ел – укытучы һәм остаз  елы уңаеннан “Кыңгыраулы мәктәп еллары” дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырылды. Яңа Мичән авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган әлеге чарага төрле елларда Керәнне мәктәбен тәмамлаган укучылар һәм аларга белем – тәрбия биргән укытучылар чакырылды. Мәктәпнең 100 еллык тарихын барлау, матур җырлар, биюләр, укытучыларның хатирәләре, укучыларның истәлекләре белән үрелеп барды. 1978 елдан бирле күрешмәгән сыйныфташлар сөйләшеп туя алмадылар. Керәнне клубы фойесында укытучылар тормышына багышланган китаплардан һәм Крәнне мәктәбенә кагылышлы тарихи матермаллардан күргәзмә куелды, тамашачыларга тәкъдим ителде. Иҗади якын килеп тиешле югарылыкта оештырылган очрашудан барлык катнашучылар да бик канәгать калдылар. Оештыручыларга бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады.