"Яңгырасын гармун моңнары"
Гармун бит ул – татарның рухы. “Үзе кечкенә булса да, әйтә үз кирәкләрен” дип җырда җырланган гармун милләтне милләт итеп танытуда үз эшен эшли алыр иде әле. Сибгат Хәким дә заманында: “Яңгырасын иде Европаның уртасында татар гармуны...” дип юкка гына язмагандыр. Хәзер телгә “бренд” дигән ят сүз килеп керде. Гармун әнә шул бренд, ягъни татарның рухын, асылын әйтүче уен коралы буларак яшәсә, иллә дә шәп булыр иде. Хәзер кешене синтезаторда уйналган, компьютерда чыгарылган һәм “акшарланган” җыр-көй белән генә шаккатыра алмыйсың. Кешегә тере музыка, җан авазы кирәк. Гармунчыларны барлау, гармун моңнарын искә төшерүне максатыннан Курсабаш авылы мәдәният йортында җыр-моң сөючеләрне берләштергән "Яңгырасын гармун моңнары" кичәсе үткәрелде. Бу бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары - авылның атаклы гармунчылары һәм якын тирә авыллардан килгән гармунчылар булды. Иң шатландырганы: клуб эче халык белән шыгрым тулы. Хәйраннан клуб юлын оныткан әбиләрне дә кузгаткан гармунчылар кичәсе. Гармунчыларның бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелүе, кичәне тагын да дәртләндереп җибәрде. Ике сәгатькә сузылган моң бәйрәмендә сәхнәдән татар шагыйрьләренең гармунга багышлап язылган шигырьләре дә яңгырады.