Корсабашская сельская библиотека - филиал № 14

“Йөрәкләрдә ялкын бар әле”

Өлкәннәр көне декадасы кысаларында Курсабаш авыл китапханәсендә “Ак калфак” клубына йөрүче өлкәннәребез белән “Йөрәкләрдә ялкын бар әле” дигән баш астында фольклор кичәсе үткәрелде. Чара барышында  яшьлек җырлары, яш вакытта уйналган уеннар искә төшерелде. “Җырны таны”, “Кем күберәк белә” уеннарында ак калфаклылар татар халкының матур җырлары һәм татар халкының матур йолалары турында сөйләделәр.

В рамках декады  дня пожилых, Корсабашская сельская библиотека  для пожилых членов  клуба “Ак калфак” провела фольклорные посиделки