Килдебякская сельская библиотека - филиал № 13

Инценировка «Намус».

26 июнь көнне Саба районында "Без тарихта эзлебез " иҗади- эзләнү конференциясенең "Ут эчендә татар кызлары" юнәлеше буенча Идрисова Кадрия Рәесовна катнашында зур чара уздырылды. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" оешмасы, Татарстан язучылар берлеге белән бергә үткәрелүче әлеге конференциядә Балтач, Арча, Мамадыш, Зәй, Чистай, Балык Бистәсе районнарыннан да эшләр кабул ителде һәм 14 чыгыш тыңланды. Конференциягә килүче кунаклар иң элек яңа гына ачылган Тукай бакчасы белән таныштылар, Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Марат Әмирхановның "Бибимәмдүдә абыстай" әсәре буенча бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган "Җаннарга уелган, сагышка төрелгән бу бөек Тукайның язмышы..." әдәби чарасын карадылар. Китапханә буенча экскурсия барышында Саба җирле "Ак калфак" оешмасының эшләнгән эшләре, күп еллар дәвамында алып барылган проектлары белән таныштылар. Конференция эше Әбрар Кәримуллинның балачагы, яшьлек еллары белән таныштыручы әдәби чара белән башланып китте. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы үзенең чыгышында Бөек Ватан сугышы чорындагы хатын- кызларның батырлыгы өйрәнелергә, киләчәк буынга җиткерелергә тиешлеген билгеләп үтте. Барлык кунаклар игътибарына Аяз Гыйләҗевның "Язгы кәрваннар", Шамил Рәкыйповның "Кызлар- йолдызлар", Гомәр Бәшировның "Намус" әсәрләре буенча өзекләр тәкъдим ителде. Алар барысы да хатын-кызларның Бөек Ватан сугышында фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыкларына багышланган иде.